ЙОГЫНТЫ и. 1) Кем яки нәрсәнең нинди дә булса объектка тәэсире, шуның шаукымы. Аларның [казакларның] хатын-кызлары ислам дине йогынтысына азрак бирелгәннәр. М.Хәсәнов. Рөстәм разведчиклар блиндажына килеп эләкте һәм шунда тыңлаган сүзләр йогынтысында немецларга каршы немецлар ягына чыгып көрәшергә карар итте. Г.Кутуй. Шәһәр, чыннан да, нык һәм матур салынган, аның кварталларында Европа йогынтысын күрәсең. В.Юныс 2) Дәрәҗәле, хөрмәт ителә торган, абруйлы кеше(ләр)нең тәэсире. Уемча, әнигә мәгърифәткә ашкынуда, әдәбиятка мәхәббәт тудыруда аның [Ф.Әмирханның] йогынтысы аз булмаган. А.Расих. Зур шагыйрьләрнең йогынтысын аерым юллардан эзләргә кирәкми. С.Хәким |