ЙОГЫ и. тарт. форм. Нәрсәнең дә булса кечкенә берәмлеге, бөртеге, эзе

Йогы калмау Тәмам, ахырынача бетү; эзе дә калмау. Инде бүтән ризыкка урын да юктыр, дип чыгарган вак бәлешнең йогы калмады, комагайланып, табында ни бар, бөтенесен ашап бетерделәр. А.Гыйләҗев. Еллар буе җыелып, стеналарга утырган тузанның йогы да калмаган, тәрәзәләр көлеп тора, сәке сап-сары. Р.Мулланурова. Йогын калдырмау Тәмам бетерү, эзен дә калдырмау. Бу җавабым директорның йөзендәге ихлас елмаюның йогын да калдырмады, сүндерде. Г.Тавлин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә