ЙОГУ ф. 1) Йогышлы авыру эләгү, авыру иярү. Төрле сихер, зәхмәти чир генә йоккан булса бер хәл иде, бәлки, шифасы да тиеп куяр иде. М.Хәсәнов

2) Берәр төрле һөнәр оту, отып алу, шул һөнәр белән ныклап мавыгу. Унике яшьләр тирәсендә мин китап уку белән аеруча җенләнеп киттем. Тагын киез итеккә олтан салу чире йокты. Р.Низамиев. Рашаттан йоккан сурәт ясау эше исә тормыш юлымда миңа шактый күп ярдәм дә күрсәтте соңыннан. А.Расих

3) Ис сеңү, буяу яки буяла торган берәр нәрсә ягылу. Казанга якын барсаң – карасы йогар, яманга якын барсаң – бәласе йогар. Мәкаль. Бардан йога, балдан тама. Мәкаль. Ике куллап үлән йолкый-йолкый, аның чәнти бармакларына үлән яшеле йога. К.Кәримов

4) күч. Нәрсә дә булса көчле тәэсирен калдыру, берәүдә икенче затның тәэсире сизелү. Егетнең өс-башына да бераз культура йокты: майка өстеннән күлмәк киеп йөри башлады, пиджак-чалбар үтүкләнгән, чистартылган булды, моңарчы тузгытып йөргән чәчләрен дә матур гына итеп тарап куярга өйрәнде. Ә.Еники // Берәр кешенең яки нәрсәнең сыйфатлары, гадәтләре һ.б. башка кешедә кабатлану, шулар дәвам итү. Әллә сиңа да аның чире йоктымы? Ул да һәрбер адәм затыннан, алай гынамы соң, үзеннән дә шикләнеп яши иде. Н.Гыйматдинова. Мәрьямнең күп сыйфатлары Кәримәгә дә йоккан иде. М.Юныс. – Төрмәнең начар гадәте мәңгегә йога икән! – диде, гыжлый-гыжлый ютәлләп. Р.Сибат // Гомумән кушылу, башкаларга да күчү, йогынты ясау. Мондый шигырьләрне укыганда, синең күңелгә дә дөньяны сабыйларча ярату хисе йога. Р.Миңнуллин

5) күч. Истә, хәтердә калырлык булып тәэсир итү, шул күңелгә кереп калу. Малайга һаман да гыйлем йокмады. Г.Ибраһимов

6) күч. Кемдә яки нәрсәдә нинди дә булса төс барлыкка килү, нинди дә булса төскә керү. Суфия ханым тәмам ябыккан, йөзенә саргылт төс йоккан. Г.Әпсәләмов

7) күч. Кемгә яки нәрсәгә дә булса якынлашу, шуңа ияләшү, үзләшү. Ел саен диярлек читкә чыгып --- гомер үткәрмәссең, йортка йогарсың. Ш.Маннур. Шәһәргә йогу

8) күч. гадәттә юкл. форм. Тоелмау, эләкмәү (телгә, авызга, кулга; гадәттә бик аз булган әйберләргә карата әйтелә). Кече телгә дә йокмады. Әйтем. Улак кимерә башлаган җирәнкәе, әнә, яңа хуҗасының су белән сыйлавына гына риза түгел, көтүчеләр хәзинәсеннән алып чыгып биргән бер сынык пәтернан аның кече теленә дә йокмады, билгеле. Т.Әйди

Йога бару к. йогып бару

Йога башлау Йогарга тотыну. Әмма Хәмбәлгә карата хөрмәте булмавын һаман сиздереп торды, һәм шул гадәте миңа да йога башлаган иде Илдарның. Э.Шәрифуллина. Сәгыйтьнең шат күңеллелеге Гасыймга да йога башлады. Н.Фәттах

Йога тору Әледән-әле, бер-бер артлы йогу. Яраткан кешеңнең күркәм сыйфатлары, бәлки, сиңа да йога торгандыр? М.Юныс

Йога төшү Беркадәр, өлешчә йогу. Ата буларак сиңа игътибарым, тәрбиям дә җитеп бетмәгәндер, шуның нәтиҗәсендә урам йогынтысы да йога төшкәндер. Н.Хәсәнов

Йогып бару Аз-азлап, акрынлап, эзлекле рәвештә көчәя барып йогу. Бүген ул татарларга да йогып бара. Р.Ишморат

Йогып бетү Бик нык, тулысынча йогу

Йогып калу Ниндидер сәбәп белән яки нинди дә булса вакыйгадан соң йогу, йогарга өлгерү. Ник дигәндә, күңеленә шул вакыйгадан соң үкенүгә тартым бер хис йогып калса, аннары --- икенче бер хәл пошаманга салды. Ә.Баянов. [Зиннәт:] Әллә шуннан соң биеклекне ярату чире йогып калды микән?! Р.Кәрами. Учыма йогып калган онны тегенең күз тирәләренә сылап куйдым. М.Хәсәнов

Йогып китү Билгеле бер вакыттан, сәбәптән соң йогу. --- һәр яктан уйлап, шул персонаж характерына йогып китәрдәй оригиналь исем сайлаганлыкларын беләбез. Х.Сарьян

Йогып тору 1) Һәрвакыт, гел йогу

2) күч. Килешле булу, ятышлы булу, ярау; белеп эш итү. Ничек онытмадың, кулыңа балта-пычкы йогып тора икән бит? Р.Мөхәммәдиев. Шулай тынгысыз булгангадыр инде, исеме дә үзенә йогып тора: Чапак морза. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә