ЙО’ГА и. санскр. 1) Һиндстанда: үз-үзеңне танып белү алымнарының аерым бер системасын эшләгән дини фәлсәфи тәгълимат (кешегә үзенең психик һәм физиологик функцияләре белән идарә итү мөмкинлеген ача) 2) Шушы тәгълимат тарафдарлары эшләгән физик күнегүләр һәм чыныгулар системасы. Билгеле бер курс узганнан соң нәтиҗәләр: сиксән, туксан тугыз проценты, йога белән шөгыльләнгәннән соң, авыруыннан терелгән. М.Мәһдиев |