ЙОГ и. санскр. Йога тарафдары. Хәзер алар һинд йогларын хәтерләтәләр иде. М.Юныс. Бер чиләк су эчеп, шуны кире чыгара алучы, йөрәген-үпкәсен туктатып тора алучы йогларны, әлбәттә, күреп булмады. М.Мәһдиев. Безнең Гайшә Хәлиловна хакында «ул йоглар системасы белән дәвалана икән» дип сөйлиләр. А.Гыйләҗев |