ИЯСЕ’З ҖӨМЛӘ и. лингв. Хәбәре генә аерым сүз яки сүзтезмә белән белдерелгән бер составлы җөмлә. Мондый [бер составлы фигыль] җөмләләрдә баш кисәк булып килгән сүзләр җөмләнең хәбәрен хәтерләтәләр, ә ия булмый. Шуннан чыгып, аларны «иясез җөмлә» дигән термин белән дә атап йөртәләр. М.Зәкиев. --- иясез җөмлә дә, исем җөмлә дә, --- иярчен кисәкләр кабул итеп, җәенкеләнә алалар. Татар грамматикасы. Үтәүченең билгеле булу-булмавына карап, иясез җөмләләр билгеле үтәүчеле һәм билгесез үтәүчеле дигән төрләргә бүленәләр. Татар теле морфологиясе |