ИЯСЕЗ с. 1) Иясе, хуҗасы булмаган, беркемнеке дә түгел. «Их, сөйли белсәмме?» – дигәнрәк моңсу карашында этнең иясез һәм беркемгә дә кирәксез җан икәнен аңладым. М.Әхмәтшина. Урамнарда иясез маллар кычкырып йөри ---. Ә.Сафиуллин. Ул ---, күз ачып йомганчы, иясез велосипедка атланып, парк эченә кереп югалды. А.Вергазов 2) лингв. Иясе (8 мәгъ.) булмаган. Беренче җөмлә дә иясез. М.Җәлил |