ИЯРЧЕ’Н КИСӘК и. лингв. Җөмләнең ия яки хәбәренә буйсынып, алар белдергән эчтәлекне ачыклап, тулыландырып килгән кисәк; төгәлләүле һәм аныклаулы мәнәсәбәткә кергән сүзләрнең иярүчесе. Татар телендә тәмамлык, аергыч, хәл кисәкләре, аныклагыч, модаль кисәкләр (эндәш белән кереш сүзләр) дип аталган иярчен кисәкләр бар. Ф.Сафиуллина, М.Зәкиев. Соңга таба --- иярчен кисәкләрне өчкә генә бүлеп йөртә башлыйлар: --- аергыч, --- тәмамлык һәм хәл ---. Татар грамматикасы |