ИЯРЧЕ’Н ҖӨМЛӘ и. лингв. Кушма җөмләдә баш җөмләгә ияреп, аны ачыклап килгән һәм аңа ияртүче чаралар ярдәмендә бәйләнгән җөмлә. Кушма җөмлә нинди була соң әле? Хикәя җөмлә, өндәү җөмлә бар, иярчен җөмлә, тәмамлык җөмлә... Г.Нәбиуллин. Мөнәсәбәтле сүзләр – иярчен җөмләләрне алыштырып һәм иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләп килә торган сүзләр. Ф.Сафиуллина, М.Зәкиев. Иярчен җөмләләр --- баш җөмләнең кайсы да булса бер кисәге функциясен үти. Татар теле морфологиясе |