ИЯРЧЕН и. 1) Кемгә дә булса иярүче, ул сайлаган юлдан баручы кеше. Өне алынган Ефим (Кузьманың иярчене) --- аңлатма язарга аяк терәп каршы торды. М.Хәсәнов. Галләм хаҗиның алдан әзерләп куйган иярченнәре, --- өйләренә чаптылар. Ф.Хөсни // Нинди дә булса эш башкарганда кемгә дә булса ияреп йөрүче. Нәҗипкә иярчен булып кына йөргән идем ич. Юк шул, иярчен генә булмаганмын икән. Г.Нәбиуллин

2) Мөстәкыйль булмаган, кемнәндер яки нәрсәдәндер бәйле әйбер яки кеше. Империалистик монополияләрнең колониаль иярченнәре

3) Планета яки йолдыз тирәсендә әйләнә торган күк җисеме. Ай – ул Җир шары иярчене һәм аннан бик ерак та түгел. Р.Фәизов. 1975 елның 22 һәм 25 октябрендә «Венера – 9» һәм «Венера – 10» автомат планетара станцияләре Венераның ясалма иярченнәре орбитасына чыктылар. А.Романов. Америка галимнәре фикеренчә, Сатурнның иң зур иярчене булган Титанда нефть, газ һәм ташкүмер запаслары Җирдәгедән йөзләрчә тапкырга күбрәк. Мәдәни җомга

4) күч. Куштан, ялагай, тәлинкә тотучы кеше. Сыйнфый дошманнар, кулак иярченнәре «диненнән язган большевик Насыйбулла»ның берничә тапкыр башына җитәргә тырышып караганнар. М.Хәсәнов. Кичке ашка иярченнәре белән башлык үзе дә килгән иде. Ф.Фәтхелислам. Мөдир хатын, «үләм» дип, йөрәген тотып җиргә егылды. Ә хаким иярченнәре белән машинасына ашыкты. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә