ИЯРҮ ф. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса артыннан калмый бару. Юлда аларга тагын алты-җиде малай иярде. Г.Гобәй. Җәмилә Закировна каталка артыннан иярде. М.Маликова. Сәлим хан мәйданның иң күркәм вә калку урынына --- юнәлде, аңа ханбикә Зөбәрҗәт һәм башкалар иярде. М.Хәбибуллин

2) Берәр кешегә яки нәрсәгә ябышу, тагылу, сырылу, сылану. Суккан саен, --- тәненнән, чәчрәп һәм чыбыкка ияреп, тасма-тасма тире белән ит кубып чыга иде. М.Гафури. Ул бишмәтенә ияргән башак, салам кисәкләрен чүпләп атты ---. И.Гази. Хәлим, винтовкасына ияреп, бик тиз генә сикереп торды ---. А.Шамов

3) Йогу, берәүдән икенчегә күчү (авыру турында)

4) Кемне дә булса җитәкче, башлык дип тану, аңа буйсыну, аның фикеренә кушылу, аның юлыннан бару. Авыл ярлылары барысы да Ленинга иярәчәк. К.Нәҗми // Гомумән кушылу. Кайберәүләр аңа [Газинурга] борылып карады, ләкин күпчелек аңа иярде, һәм берничә секундтан шундый көчле алкышлар давылы күтәрелде ---. Г.Бәширов

5) Буйсыну. Минем зиһенем дә алар сүзенә иярде. С.Зыялы

6) Холык, фигыль, кыланмышлары белән кемгәдер охшарга тырышу, кемнедер кабатлау. «Яшь йөрәкләр» романы укучыларны --- Сабирга иярергә, Сабирдан үрнәк алырга кирәклек фикере тойгысын тәрбияли. Г.Нигъмәти. Билгеле, Хәмдия өчен бу гаиләдәге кайбер гадәтләргә ияләнү яки аларга иярү бигүк җиңел булмады булуын. Г.Галиев. Өйләренә бер-бер классташы кереп чыкканда да, шундук аның җиде бабасын, --- тикшерергә өлгерә иде. --- Урам балаларына иярмәсен, янәсе. Р.Мөхәммәдиев

7) Иҗат эшендә: берәр язучы, рәссам яки халык иҗатының стилен кабатлау, аны өлге итеп алу. Берәр шагыйрь әсәрләренә ияреп шигырьләр язу – Тукай иҗатының характерлы сыйфатларыннан берсе. Г.Нигъмәти. Безнең бит яшь шагыйрьләр бер төрле: бер-берсенә артык иярәләр. Һ.Такташ. Габәши үз иҗатында борынгы шәрык музыкасына иярсә, Сәйдәш музыкасы үзенең беренче дәверендә күбрәк халык музыкасына, авыл моңына иярде. М.Җәлил

8) Берәр көйгә яки тавышка мөмкин кадәр дөресрәк, төгәлрәк охшату. Бу әсәрдә --- авылның реалистик картиналарын --- бирергә омтылу һәм шуның үзенә күрә бер формасы да табылу (орчык тавышына иярү, эвфоник алымнар) [сизелә]. Н.Исәнбәт

9) лингв. Җөмләнең яки җөмлә кисәгенең икенче бер җөмләгә яки җөмлә кисәгенә буйсынуыннан гыйбарәт синтаксик бәйләнеш төре. Ияртүле бәйләнештә сүзләр һәрвакытта да берсе икенчесенә ияргән, буйсынган булалар. М.Зәкиев

10) күч. Кемнең дә булса сүзен тыңлап, аның фикеренә таянып, нигезләнеп эш итү. --- иске фикерле фанатик байлар, Галинең сүзенә колак салмаенча, хәзрәтләрнең сүзенә ияреп, мондый эшне һич кабул итмиләр иде, хәзрәтләргә тел тидерә, диеп, Галине дошман күрәләр иде. Ш.Мөхәммәдев. Кара фикергә иярмә, дип, мин әйтмим сиңа ---. Г.Камал. Җыландай телләремне чыгарып әйттем мин аңа: иярмә шул Надыйр малаена, язылма шул «камсамул» дигән нәмәстәгә, җүнлегә илтмәс, дидем. М.Хәсәнов

11) күч. Бер урыннан икенче урынга китерелү. --- авылдан ияреп килгән, шәһәр ыгы-зыгысында адашып калырга өлгермәгән беркатлы кыюсызлык әледән-әле чабудан тартып куя ---. М.Галиев

Иярә башлау Иярә торганга әйләнү. Соңынтын бала, аның артыннан адым да калмыйча, маэмай кебек иярә башлады. Ә.Баян

Иярә бирү Бернигә дә карамыйча иярү; иярүне дәвам итү. Мин туктамадым. Иптәшләремә иярә бирдем. М.Кәрим

Ияреп йөрү Һәрвакыт, гел, һаман ияргән булу, бертуктаусыз иярү. Хәтереңдәме: ул, «Рәхилә апай!» дип, артыңнан калмыйча ияреп йөри иде... Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә