ИЯРТҮЧЕ и. диал. 1. 1) Йөртүче, җитәкләп йөртүче; русчасы: поводырь. Сукыр кешене ияртүче

2. с. мәгъ. лингв. Иярчен җөмләне баш җөмләгә ияртеп килә торган. Теркәгеч, шул исәптән ияртүче теркәгеч тә, бары тик бәйләүче чара вазифасын гына үти. Татар грамматикасы. Ияртүче теркәгечләргә «чөнки», «ки», «гүя», «гүяки», --- «ягъни» кебек теркәгечләр керә. Татар теле морфологиясе. Әгәр аныклагыч уртак ияртүче кисәк белән янәшә урнашса, өтер бер яктан гына куела. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә