ИЯРТҮ ф. 1) Каядыр барганда кемне яки нәрсәне дә булса үзе белән бергә алу, бергә йөртү, үзеннән калдырмау. Режиссёр, эченнән бөтен дөньяны әйләндерә-әйләндерә сүгеп, яшел куллы туташны ияртте дә клубына китте. Г.Бәширов. Апанайны тылмач итәр өчен алмады ул, үзе дә урыс телен ару гына сукалый иде. Ул аны башка уй белән ияртте. М.Хәбибуллин. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: Фарукҗан ике дә уйламый иптәшен ияртеп керде дә нәкъ шулар артындагы урынга утырды. Т.Әйди

2) Үзе белән алып килү, үзеннән калдырмау. --- тыштан үзенә әллә ни чаклы суыклар, карлар иярткән ялчы килеп керде ---. Г.Ибраһимов. --- барыбер чәчәкләрен ияртеп яз килер, барыбер без тагын ялангач комга ятып, --- кояшка күзебезне кысарбыз. Һ.Такташ

3) юкл. форм. сөйл. Артыннан җиткермәү. Бер сту[дентны] өч казак атта куа, ә ул, ичмасам, ияртми дә, ди. Т.Гыйззәт

4) этн. Кызны ата-анасы ризалыгыннан башка ябыштырып чыгару, хатынлыкка алу, өйләнү

Ияртә башлау Иярергә рөхсәт бирү. --- беләкләре бераз ныгый башлау белән, атасы аны урманга, утын алып кайтырга, аны бушатырга, кисәргә, ярырга, үзе белән ияртә башлады. С.Салах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә