ИЯРТЕМ и. лингв. Кеше тавышына, хайван һәм кош-корт, бөҗәкләр чыгарган авазларга һәм җансыз предметлар тудырган хәрәкәт, образларга охшатып ясалган сүз; аваз яки образ ияртеме. Ияртемнәргә чынбарлыкның төрле күренешләрен образлы чагылдыру өчен килгән образ ияртемнәре дә керә. Ф.Сафиуллина, М.Зәкиев. Тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре белән бергә кеше яки предмет хәрәкәтен, яктылык яки башка билге буенча табигать күренешен «образлы итеп күз алдына китерү өчен» дә төрле ияртемнәр кулланыла. Татар теле морфологиясе. Мотивлаштырылган тамгалар хезмәтен үтәү, ягъни аларның яңгырашы белән мәгънәсе арасында турыдан-туры бәйләнеш булу аркасында, аваз ияртемнәре, --- югары экспрессия белән сугарылган булалар ---. Татар грамматикасы |