ИЯРЛЕ с. Иярләнгән, ияре булган. Арба саен бер ат тотучы икәнен Захаров бик яхшы күрде, бары тик ул иярле атларны караучыларның ничә икәнен генә белә алмады. А.Шамов. Өстенә ул чорның үзенә хас киемен – кара күн тужурка, башына күн фуражка киеп, кылыч белән наган таккан атасы, иярле атка менеп, ике йөкнең алдыннан бара. Г.Бәширов. Баскыч төбендә көтеп торган ике иярле атның берсенә --- Искәндәрев атлана. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә