ИЯРЛӘ’Ү ф. 1) Атның яки ишәкнең сыртына ияр беркетү. Заһир абый --- миңа: – Ни карап торасың, иярлә Алмачуарны! – дип кычкырды. М.Маликова. Акбикә көмеш кыңгыравын чыңлатуга, бусагабаш килеп керде. – Миңа ат иярләгез, туры бияне. М.Хәбибуллин. Юныс энем, бар, йөгер Гыйззәткә, хәзер үк ике ат иярләп китерсен! Ә.Еники

2) күч. Атлану, атланып утыру. Әйдә, җилкәгә иярләп утыр, аякларыңны җайла. Ш.Камал. – Җибббәрр! – дип тырылдады тыңкыш Зәйтүн, яткан җиреннән аркасын дугаландырырга һәм Әнәсне чөеп ыргытырга тырышып. Тик Әнәс аны нык иярләгән иде. А.Гыйләҗев

3) күч. Буйсындыру, кулга алу; баш булу. Зәринә күкрәгендә бөреләнеп, аның саен зурая, куәтләнә барган тыелгысыз ярсу көчне иярли алырлык халәттә түгел иде ---. Г.Әдһәмова

4) күч. Фәнне, техниканы үзләштерү һәм үз максатларыңа, үз мәнфәгатьләрең өчен файдалану. Без, иярләп техниканы, Үттек норма киртәсен. Г.Кутуй. Кемнәр иярләп бетерсен: Техникасы иксез-чиксез; Очкыч, танк, ракеталар – Тора бар да үксез?! Р.Рахмани

5) күч. Нәрсә белән булса да идарә итү, йөртү. --- ул инде шактый мәртәбәләр руль тоткалады. Машинаны матур гына «иярли» белә. Ф.Яруллин

6) күч. хәрби Елга, тимер юл кебек стратегик әһәмиятле урынны кулга төшереп, шуның тирәсендә ныгу. Аның взводына --- зур таш юлны иярләргә, чолганыштан котылырга теләгән дошманны үткәрмәскә кирәк иде. А.Шамов

Иярләп алу Тиз генә иярләү

Иярләп кую Алдан иярләү, иярләнгән хәлдә тоту. Атын иярләп куярга боерды. Т.Миңнуллин

Иярләп чыгу Һәрберсен, берәм-берәм иярләү

Иярли башлау Иярләргә тотыну. Фәрит Гыйльми дә, Әлмәткә күчкәч, Бикчурин, Рәхимовлар йогынтысына бирелеп, эш атларын иярли башлады түгелме... Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә