ИЯ’Р КАШЫ и. Иярнең дугаланып торган алгы яки арткы кырые. Алачын Алау куып килеп җитте. Атына атты. Иярнең арт кашына тиде. Дастан. Шыпырт --- озын сөңгесе белән дәрвазага какты да, --- затлы йөгән тезгенен көмеш ияр кашына гына элеп, --- нык бәдәнле гаярь җайдакның күтәрмәле күпергә олугланып якынаюын хәбәр итте. Р.Зәйдулла. Әтиең, минем ризалыкны көтеп тормый, иңбашымдагы йөгемне иелеп алып, ияр кашына салды. М.Кәрим |