ИЯ’Р БАВЫ и. к. ияр аелы. [Ат] Ияр бавы тартылганда хуҗасының җиңеннән тешләп-тешләп алгалады. И.Туктар. Зина атының иярен салдырмаган иде әле. Ул ияр бауларын чиште. А.Расих. Ординарец атларны яшел лапас астына алып кереп китте. Кемдер аңа: – Ияр бауларын бушата төш, – дип киңәш бирде. Г.Әпсәләмов |