ИЯР и. 1) Атка яки ишәккә, дөягә атланып утырыр өчен махсус җайланма, утыргыч. Әнисе ияр өстенә аркылы яткан, чәчләре асылынып төшкән, --- иде. Г.Бәширов. Барысы да толпарга сокланып карадылар. Йөгәне, ияре, япмасы, эзәңгесе – гелән алтын-көмештән иде. М.Хәбибуллин. Карт авылына ашкынган Сылукайны ияреннән тотып туктатты. Н.Гыйматдинова 2) тех. Утырту, кидерү, саклау яки терәтү өчен кулланыла торган җайланма детальләре исеме 3) Кош түшендә сыртланып торган сөяк 4) күч. сөйл. Велосипед, мотоцикл, мотороллер һ.б.ш.ларда утыргыч. Мотовелосипед бер-ике метр этеп баргач та кабынды. Әбүзәр ияргә сикереп тә менде, --- капка аша урамга атылып та чыкты. А.Тимергалин 5) күч. сөйл. Җитәкче, башлык. Өйгә кайткач, хатыны үртәде: – Дан-шөһрәтне бик ярата башладың, картаясың ахры? --- Һаман иярдә барырга телисең. Х.Камалов ◊ Иярдә тоту Төрле көтелмәгән хәлгә әзер булып тору, уяулыкны югалтмау. Ияреннән аву Җитәкче урыннан, түрәлектән төшерелү. Безнең баш кеше ияреннән ауды, яңасын ясап атландырып куйдылар. Н.Исәнбәт. Ияреннән бәреп төшерү Җитәкче урыннан, түрәлектән алып ташлау, эшеннән чыгару. Түрә чагында бик иләсләнгән иде, ияреннән бәреп төшергәннәр егетне. Н.Исәнбәт |