ИЯЛЕ’К КИЛЕШЕ и. лингв. Кемнең? Нәрсәнең? сорауларына җавап бирә, предметның яки затның башка бер предметка яки затка ия булуын белдерә торган килеш. Баш һәм иялек килешләрне Вил шартлатып әйтеп бирде. Э.Касыймов. Иялек килеше предметның (затның) башка бер предметка (затка) ия булуын, --- предметлар арасында төрле мөнәсәбәтләрне белдерә ---. Татар грамматикасы. Сонор тартыкка башланган иялек (-ның/-нең) һәм төшем килеше --- кушымчалары ике вариантта --- килә. Татар теле морфологиясе |