ИЯЛӘШҮЧӘН с. Кешегә тиз күнегүчән, ияләнүчән. Яшь аналарга аеруча ияләшүчән була, диләр бит яшенне. Г.Гыйльманов. Хатын-кыз кавеме яңалыкка тиз ияләшүчән ---. Р.Мирхәйдәров. Ана җәнлекләр йомшак, назлы, кешегә тиз ияләшүчән, шуңа күрә шулай аз калганнар да. Татарстан яшьләре |