ИЯЛӘШҮ ф. 1) Берәр кешегә, нәрсәгә, эшкә күнегү, өйрәнү, гадәтләнү. Йокы даруына да ияләшмәү ягын карарга киңәш итәр идем... Б.Камалов. Килен шәһәрдән, затлы нәселдән булуына карамастан, --- йортка тиз ияләште ---. М.Мәһдиев. Зәйнәп --- сөттә кабартылган тары ярмасын чебиләргә --- салды: – Моннан соң суда бүрттерелгән ярмага ияләшәсегез булыр инде, – дип сөйләнде. М.Галиев 2) Берәр урынга әледән-әле, еш йөри башлау, аны гадәткә алу. Карлен әкренләп «Золотой петушок» ресторанына ияләште. Р.Мирхәйдәров. Теге яшь каенлыкка тагын берничә оя көртлек ияләшкән... М.Хәсәнов. Безнең зур калын толымлы, алсу-ак битле Резедабызга --- Фәршад исемле бер егет ияләште. Г.Ахунов 3) Кемгә дә булса буйсыну, аннан кыенсынмау, аңа күнегү, үзләшү, тыңлаучанга әйләнү. Барыбер тормаячак иде ул кыз. Андыйлар, иярләмәгән кыргый тай кебек, кулга ияләшми. Х.Ширмәт. Ияләшү – мәхәббәт түгел ул. Әнә эт-мәче дә кешегә ияләшә. Р.Габделхакова. Бөтенләй үк ышанып җитмәсә дә, төлке безгә хәзер шактый ияләште. Н.Әхмәдиев Ияләшә алу Ияләшергә мөмкинлек табу. Моннан өч ел чамасы элгәре булды бу: яңа фатирга күчеп, зур шәһәрнең икенче бер төбәгенә ияләшә, күнегә алмый йөдәгән көннәр иде. Р.Мөхәммәдиев Ияләшә бару Вакыт үткән саен күбрәк ияләшү; аз-азлап, акрынлап ияләшү. Скрипка торган саен кулга ияләшә бара иде. Г.Бәширов. Әкренләп Габделкаюм боларның һәммәсенә дә ияләшә барса да, еш кына өе, --- искә төшеп, ул аларны өзелеп-өзелеп сагына иде. М.Гафури. Актәпи көннән-көн йортка да, аның кешеләренә дә ныграк ияләшә барды. Н.Әхмәдиев Ияләшә башлау Бераз ияләшү. Башта мина, бомбалар шартлаудан коты очып калган егет әкрен генә бу тәмуг күренешләренә ияләшә башлады. Р.Сәгъди. --- торган саен урмандагы агачлар да сирәгәя, һәм шул сәбәпле элеккеге куе урман эченә кояш ияләшә башлады. З.Хөснияр. Бераздан соң күзләре караңгыга ияләшә башлады. Ф.Яруллин Ияләшә төшү Азрак, тагы да бераз ияләшү. Ә инде тора-бара мәһабәт сынлы кыз ияләшә төште булса кирәк... Р.Мирхәйдәров. --- чәй алдында гына, бер-беребезгә ияләшә төшкәч кенә түбәндәгечә сөйләшүләр китте ---. Г.Кутуй. Вакыт үтү белән, Зәйтүнә бу әнисенә дә, әлбәттә, ияләшә төште. Ф.Хөсни Ияләшеп алу Тиз арада ияләшү. Ишетүемә караганда, җизнәм бик озак заманнар солдатта кяфер арасында йөреп, иманын югалтып кайткан. Шуның аркасында, гөнаһларын йолмакчы булып, мәчеткә ияләшеп алган. М.Кәрим. Бездән кыйгачрак урам аша Каюп агайлар тора. Берзаман мин аларга бик нык ияләшеп алдым. М.Кәрим Ияләшеп бетү Бөтенләй, тулысынча, тәмам ияләшү. Яңа тормышка тәмам ияләшеп беттең бугай. Г.Галиева. Тора-бара Гатаулла абзыйның теленә авыл халкы ияләшеп тә бетте. Ә.Хәсәнов. --- хатын үзенең фаҗигале хәленә күптән ияләшеп беткән иде. Ә.Еники Ияләшеп җитү Тәмам ияләшү. – Буламы, Исмәгыйль? Бик арытмыймы? – диде директор. – Зарар юк, Елизавета Сергеевна, ияләшеп җиттем инде, – диде Исмәгыйль. Ә.Сафиуллин. Укулар бетеп, ял вакыты килгәч, күңелсезләнә башладым. Ияләшеп җиткән якын дусларым юк. М.Әмир. Тәмам ияләшеп, үзләшеп җиткәндә генә: – Иртәгә мин китәм инде, Өлфәт, – диде Сәкинә. В.Нуруллин Ияләшеп килү Әкренләп, аз-азлап ияләшү. Даниянең күзләре караңгыга ияләшеп килә иде. А.Вергазов. – Заводта хәлләр ничек соң? – Ияләшеп киләм бугай инде әкренләп. Р.Вәлиев. Нәзакәтле кыз-кыркын чат ябышып ятучы бу баллы һәм шикәрле тәгамнәрне электән үк өнәмәсә дә, Чәчкә белән йөри башлагач, Айзат та аларга яхшы гына ияләшеп килә иде инде. Г.Мөхәммәтшин Ияләшеп китү Тора-бара ияләшү. --- Марат самолёттагы пассажирларга тиз ияләшеп китте. Г.Гобәй. Шул рәвешле тормыш ярыйсы гына барганда, Зәбир йомшаклык күрсәтеп аракыга ияләшеп китте. Н.Хәсәнов. --- Карлен Мәскәүдә ияләшеп киткән «Баллантайн» вискиен урысларча тутырып салды да каплап та куйды. Р.Мирхәйдәров |