ИЯЛӘШТЕРҮ ф. 1) Кемне дә булса берәр нәрсәгә, эшкә гадәтләндерү, күнектерү. Салгаларга яраткан Валя тора-бара бу зәхмәткә ирен дә ияләштерде. Ватаным Татарстан. Алар 150 яшь кешене наркотикларга ияләштерергә өлгергән. Шәһри Казан. Баш астына мендәр куеп йокларга әни айлар буе ияләштерде. Безнең гәҗит

2) Берәр урынга әледән-әле, еш йөртү, шунда йөрергә гадәтләндерү. Яхшы күңеле, акыллы Саҗидә аларның хәлләрен аңлап, үзләренә ияләштерде. М.Галәү. Бу бичараны үзенә ияләштереп, йортка кертәсе, иптәшле буласы киләдер бәлки. Идел. Канат йоннары чыгып, карга-тилгән ала алмаслык булгач, үрдәкләрне «әниләре»ннән аерабыз: берәр атнага тавыкны аерым абзарга бикләп, үрдәкләрне елгага ияләштерәбез. Ватаным Татарстан

3) Кемгә дә булса буйсындыру, аңа күнектерү, тыңлаучанга әйләндерү. Алар илендәге сирәк-мирәк елга үзәннәрендә кабан яши ала, ләкин аны күчмә тормышта кулга ияләштереп, ерак җирләргә куып йөртеп булмый. З.Мифтахов. Менә нигә борынгылар иң беренче йорт хайваны итеп кәҗәне кулга ияләштергәннәр! Сабантуй. Аюны да биергә өйрәтәләр, башка хайваннарны да кулга ияләштерәләр. Ватаным Татарстан

Ияләштерә бару Торган саен ныграк ияләштерү. «Барс-медиа» компаниясе безне акрын гына ярымшәрә җырчыларга да, биючеләргә дә --- ияләштерә бара. Татарстан яшьләре

Ияләштерә башлау Ияләштерергә керешү. Галимнәр фикеренчә, тавыкларны якынча 4000 еллар элек Көньяк Көнчыгыш Азиядә --- кулга ияләштерә башлаганнар. Биология

Ияләштерә төшү Тагын да бераз, беркадәр ияләштерү

Ияләштереп бетерү Бөтенләй, тулысынча, тәмам ияләштерү. Казанда шактый еллар яшәгәч, Татарстан климаты үзенә ияләштереп --- бетерде ахры мине. Казан утлары

Ияләштереп карау Ияләштерергә тырышу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә