ИЯЛӘНҮ ф. 1) Күнегү, гадәтенә кертү, өйрәнеп китү. Билгеле, Хәмдия өчен бу гаиләдәге кайбер гадәтләргә ияләнү яки аларга иярү бигүк җиңел булмады булуын. Г.Галиев. Бер-береңне ирештерүгә ияләнмәгән кеше флотта яши алмый. Әнә Овсюк ияләнде, бичара. М.Мәһдиев. Әнисе үлеп киткәч, гел әзергә, чиста-пөхтәгә, кадер-сыйга гына күнеккән егет авыр хәлдә калды. Акрынлап җайлашты, ияләнде тагын. Р.Фәизов

2) Гел яки еш килеп йөрү, янында күбрәк булырга тырышу. Килә ява, килә ява, Ияләнде бер болыт. Җыр. Бер җәйдә Гөлсем апа янына, кунакка кайткан, нәүбәттәге бер ир-ат ияләнде. Р.Фәизов

3) к. ияләшү (3 мәгъ.). Тереклек ияләре кулларында бернинди кораллары булмаган, бернинди дошманлык гамәле күрсәтмәгән кешеләргә бик тиз ияләнделәр. Р.Фәизов. Ул Закировка бик тиз ияләнде. Р.Кәрами

Ияләнде шөпшә көнбагыш чәчкәсенә Бер ияләнгән җиргә кат-кат килүчегә карата әйтелә. Сали өенә кереп киткәч, барысы да җиңел сулап куялар. – Ияләнде шөпшә көнбагыш чәчкәсенә, – ди Монтазима, әллә гаепләп, әллә хуплап. М.Маликова

Ияләнә башлау Бераз ияләнү. Ул минем хакта сөйли башлады ---. Һәм шатланып елмаюдан йөзе ачылып китте, күз төпләренә ияләнә башлаган сызыклар югалдылар. М.Хуҗин. Барс та акрынлап хуҗасына ияләнә-күнегә башлады. З.Хөснияр

Ияләнә алу Ияләнергә мөмкинлек табу. Ул бу саф, матур тормышка бик тиз ияләнә ала. М.Фәйзи

Ияләнә бару Торган саен ныграк ияләнү. Ул көннән-көн матурлана, шаянлана, җитезләнә, акрынлык белән генә булса да, миңа ияләнә бара иде. Ф.Әмирхан. Гомумән, алар бер-беренә көннән-көн ныграк ияләнә баралар. Р.Кәрами. Машинаны йөртү бик кыен, шулай булса да, син бу эшкә көннән-көн ияләнә барасың. Казан утлары

Ияләнә тору Әлегә, хәзергә, бераз ияләнү. Фәрдәнә Сәрвиназ утырасы урындыкка яңа киез салгач, кыз уңайсызланды, әмма каенана буласы кеше: – Сәрвиназ, ияләнә тор, ---, – дип җайлап җибәрде. Ирек мәйданы

Ияләнә төшү Азрак, тагы да бераз ияләнү. Авыз ияләнә төштеме, монысының тәме әүвәлгесеннән бераз җиңелрәк тоелды. Г.Камал. Көннәр үтеп, бер-берсенә ияләнә төшкәч, Гөлҗиһан сөйкемле киленнең кайбер сәер гадәтләре барын да искәртеп өлгерде ---. Ф.Сафин. Шул арада алар бер-берсенә ияләнә төштеләр. Ә.Моталлапов

Ияләнеп алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә ияләнү

Ияләнеп бару Вакыт үткән саен күбрәк ияләнү, аз-азлап, акрынлап ияләнү. – Ник --- килдең Казанга? – диде Рамилә, кинәт башын күтәреп. – Ялгызлыгыма ияләнеп бара идем бит инде! Н.Әхмәдиев

Ияләнеп бетү Тәмам, тулысынча ияләнү. Бәлки, шулай кирәктер, дигән фикергә ияләнеп беттем кебек. Л.Ихсанова. Ул --- үзенең балага ияләнеп беткәнен аңлатып язып салды. Г.Гобәй. Югыйсә, без гел ит, сөт, икмәк турында гына сөйләшергә ияләнеп беткән. М.Мәһдиев

Ияләнеп җитү Тәмам, тиешенчә ияләнгән булу. Хәзерге ае биш сумлык ияләнеп җиткән бүлмәдән ае алты сумлык бүлмәгә күчү аңа кирәкмәгән эш шикелле күренде. Ф.Әмирхан. Ул --- инде Хәлимнең үзенә тәмам ияләнеп җиткәнен күрде ---. Г.Гобәй. Ала сыер соңгы вакытларда йомшак тавышлы бу хатынны иртә-кич күрсә дә, аңа, ничектер, ияләнеп җитмәгән иде әле. Г.Галиев

Ияләнеп килү к. ияләнеп бару. Артык пошынмыйча, язасы килгәндә генә язып, үз җаема гына яшәүгә ияләнеп килә идем бугай инде. Л.Ихсанова. Хәзер менә Газизнең ата-анасы ---, үзләре дә сизмәстән, улларының үлүенә ияләнеп киләләр. Г.Бәширов. Соңгы көннәрдә салкыннар бик еш кабатланганлыктан, балалар моңа инде ияләнеп тә килә ---. М.Мәһдиев

Ияләнеп китү Тора-бара ияләнү, гадәткә керү. Ул аның шалтыратуына шулхәтле ияләнеп китте ---. Ә.Сафиуллин. Сыерлар агач күләгәсенә ял итәргә яткач, без шунда балык каптырырга ияләнеп киттек. Н.Хәсәнов. Төнгә остаханәләрнең хуҗалары, гадәттә, өенә кайтып китә, бинаның бу каты бөтенләй буш кала. Шуңа күрә аңа йортсыз-җирсез сәрхушләр ияләнеп киткән иде ---. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә