ИЯК и. 1) Кеше йөзенең аскы өлешендә аскы теш казналары урнашкан, ашаганда һәм сөйләгәндә хәрәкәтләнә торган ярымтүгәрәк чыгынты. [Ул] Кечерәк кенә буйлы, чандыр гәүдәле, ач яңаклы, ияк очында сирәк кенә сакаллы, --- салмак кына сүзле кеше иде, мәхрүм. М.Гафури. Моңарчы битараф бер чырай белән тыңлап кына утырган Идият абзый кузгалып куйды, сакалсыз ияген сыпырып алды ---. Ә.Еники. Карт, көндәгечә, самавыр артында ияген сыпырып кына дәшмичә утыра. М.Мәһдиев 2) диал. Ишек һәм тәрәзә яңагы. Гафифә аркасы белән ишек иягенә сөялгән, йөзе ак киндер кебек булган, иреннәре күгәргән иде. Ш.Камал 3) күч. к. итәк (5 мәгъ.). Маңгаенда тауның – кыя ташлар, Иягендә – зәңгәр урманнар. Н.Исәнбәт ◊ Ияк асты (ияге) тишек сөйл. шелт. Сер тотмас кеше турында әйтелә. Ияк биетү сөйл. Яхшылап, ныклап ашау. [Алар энеләрен] Көттеләр, көттеләр дә, казандагы токмачның шулпасы кайнап бетә язгач, тавышсыз-тынсыз гына ияк биетергә керештеләр. Ш.Рәкыйпов. Ияк кагу 1) Исәнләшү, сәламләшү билгесе. Элек, сәлам биргәч тә, теләр-теләмәс кенә ияк кагып үтүчеләр хәзер ерактан ук кул сузып килүчән булып киттеләр. Б.Камалов. Үткән-сүткәннәр аңа игътибар итәләр, таныганнары кычкырып исәнләшәләр. Митрәй агай аларга күтәрелеп карамый, бары тик ияк кага ---. М.Хәбибуллин. Ул [Борһанетдин бәй] минем белән ерактан ук ияген кагып нәзакәтле генә исәнләште. Р.-Н.Гүнтәкин; 2) Раслау, җөпләү, ризалык белдерү билгесе. Сәмәрхановның йөзенә карасаң, чамалыйсың: әйткәннәрен күз карашы белән раслап бара. Сизелер-сизелмәс кенә ияк тә кага. Б.Камалов. – Түләтү генә түгел! – дип, башын күтәреп ияк кагып куйды Габдулла. – Кая керер тишек тапмады баең! Ә.Фәйзи. Лаборантка апа, ризалыгын белгертеп, ияк какты. Э.Касыймов; 3) Ымлау, ымлап, ишарәләп берәр нәрсә эшләргә кушу. Тышта ниндидер тавышлар ишетелә башлады. Сәлим хан ияк кагып кына ишек янында торган җансакчыларына карап керергә кушты. М.Хәбибуллин; 4) Сорау ишарәте. Яшь чекист бүлмәгә әйләнеп кергәч, Шамил, сораулы караш белән, әкрен генә ияк какты: ничек ишетелә, янәсе? З.Фәтхетдинов. Ияк кычып йөрү 1) Берәр нәрсәгә катышасы, нәрсә дә булса әйтәсе килеп йөрү. Минем бик ияк кычып йөри инде ул персидәтелегезгә, җыелышта эшләрен фаш итеп чыкмыйча булмас. Н.Исәнбәт; 2) Берәр нәрсәгә нәфес төшү |