ИЯ и. 1) Берәр нәрсәнең, милекнең хуҗасы. Менә ул матур күзләрнең иясе, --- кап-кара чәчле --- кыз бакча читәне янына килде. Ф.Әмирхан. Ул арада түбән оч ягыннан салмак кына аяк тавышы ишетелде, озак та үтмәде --- көйле тавышның иясе үзе дә калкып чыкты. Г.Бәширов. Авылның ике мәхәлләсенең берсендә биш вакыт намазның берсен калдырмый үтәп барган мәчет картларының --- күпчелеге хәзер үзләре гүр ияләре. М.Хәсәнов 2) Башлык, төп хуҗа; түрә. – Ләйлә, син өйдә ия бул, чәй көйлә, Бәхтиярне кыста, ятсынып тормагыз, --- [диде Кол Гали]. М.Хәбибуллин 3) Нинди дә булса сыйфатка, дәрәҗәгә, сәләткә һ.б.ларга ирешкән кеше. Авызларын ачып утырган мужикларның, бу вакыйгадан соң, булачак мулланың зур гыйлем иясе икәнлегенә шикләре калмады. Ә.Фәйзи. Бәһрамны бөтен авыл халкы ихтирам итә, гадел, булдыклы, зирәк акыл иясенә саный иде. М.Хәсәнов. Сез – талант иясе. Сезнең талант – ул ил, халык байлыгы. Казан утлары 4) Хөрмәт, игътибар, әһәмият һ.б.ларны яулаган кеше яки әйбер. Җәләш мулла угылларын да зур мәртәбә иясе, бай, иркен тормышлы, һәммә кеше тарафыннан хөрмәт ителеп яшәүчеләр итеп күрәсе килә. Г.Нигъмәти. Оста Әхмәт Кашан каласында хөрмәткә ия кешеләрнең берсе иде. М.Хәбибуллин. [Р.Фәхреддиневнең] Матбугатта басылган бик күп китаплары һәм мәкаләләреннән тыш, зур фәнни әһәмияткә ия булган 40 том басылмаган --- язмалары [бар]. Казан утлары 5) Берәр эш белән шөгыльләнүче, берәр кәсеп белән яшәүче, көн күрүче кеше. Белә инде бездә аны Һәрбер хезмәт иясе: Буйсына аңа үзе дә Атом энергиясе! Ә.Исхак. Әйе, һөнәр ияләре булуы да бик мөмкин, соңгы вакытта Бөек Калада бу халык аерата ишәеп китте. М.Хәбибуллин 6) Нәрсә булса да иҗат иткән, уйлап чыгарган зат; автор. Сүз – иясе белән йөрми. Мәкаль. --- ул заманның яңа сыйныф әдип, шагыйрьләре, сәнгать ияләре эчендә дә романтизм тойгыларына бирелүчеләр булгалады. Г.Нигъмәти. Гадәттә, без, каләм ияләре, «дөньяның тоткасы – гади халык, хезмәт кешеләре» дигән гыйбарәне алга чыгарып куярга яратабыз. Р.Фәизов 7) миф. Халык ышанулары буенча: суда, урманда, йортта, абзарда һ.б.ш. урыннарда кешегә күренмичә яши торган һәм шуларның хуҗасы саналган мифик зат. Алтын тәңкәле киемнәрдән, пыяла таягына таянып су иясе килә. Н.Исәнбәт. Кыз, чынлап та, баһадир Бачман сеңлесе идеме, аның сурәтенә кергән урман иясе булса?.. Болгар халкы урман иясен «Шүрәле» ди. М.Хәбибуллин. Урман күленең үз иясе – Су кызы бар, дип, телдән-телгә тикмәгә генә риваять йөрмидер. К.Латыйп 8) миф. Мәҗүси болгарларда: явыз рух 9) иск. дини Тәңре, Аллаһы. Ясаган иямә шул вакыт ант бирдем ---. Г.Ибраһимов 10) лингв. Җөмләдә бары тик баш килештә килә һәм хәбәр тарафыннан расланган яки аныкланган предметны яки билгене белдерә торган баш (грамматик бәйсез) кисәк. Ия, башлыча, исемнәр белән бирелә. Исем мәгънәсендә барлык башка төрле сүз төркемнәре дә җөмләдә ия булып килә алалар. Татар грамматикасы. Ия төрле мәгънәләр белдерә: билге йөртүче, үтәүче, эш башкаручы, --- эшкә булышучы. Ф.Сафиуллина, М.Зәкиев. Бер генә сүз белән бирелсә, ия «гади ия» дип йөртелә. Татар теле морфологиясе |