ИЮНЬ и. Календарь елының алтынчы, җәйнең беренче ае. Учаклардан өрфия булып сыек төтеннәр үрмәләгәндә, июнь киче урманны серле бер тынлыкка әзерләгәндә, чирәм өстендә шушы өчлек җырлый. М.Мәһдиев. Июнь кояшы иртән үк кыздыра, чирәмдәге чыкны киптереп тә куйган. М.Галиев. Июнь төненең җиләс җиле, ачык калган тәрәзәләргә кереп, төн сәламен тапшырып чыкты ---. Х.Ширмәт |