ИЮЛЬ и. Календарь елының җиденче, җәйнең икенче ае. Июль керде, ул арада, яши торгач тернәкләнеп, карт үзенә шөгыль дә тапты ---. М.Мәһдиев. Көн чалт аяз. Кояш бар көченә кыздыра. Унсигезенче елның егерменче июле иде бу. В.Нуруллин. Ямьле июль кичләренең берсендә хатын өйгә бик күңелсезләнеп, сөмсере коелып кайтты. Ф.Шәфигуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә