ИЮ II ф. 1) Махсус эремәдә эшкәртелеп йомшару (тире турында; сыйфат фигыль формасы иегән). Алар сәкегә иске, йоны иегән тиреләр җәеп, өсләренә киеп йөргән иске чикмәннәрен --- ябынып йоклыйлар икән. А.Гыйләҗев

2) күч. Йомшару, нечкәрү. Күңел ию

Иеп бетү Тулысынча, бөтенләй йомшару. Студентка череп, иеп беткән --- бер үләксә туный. Ф.Әсгать. Бераз арырак, суны ярдан аерган сызыкка тияр-тимәс, иеп беткән эт үләксәсе ята. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә