ИЮ I ф. Гәүдәнең, агач кәүсәсенең яки үлән сабагының югары өлешен түбәнгә, аска таба сыгылдыру, бөгү (сыйфат фигыль формасы игән). [Сәхип] Башын түбән иеп, җиргә карап үтте. Ш.Камал. Ул башын тагы да аскарак иде, кашларын җыерып тынып торды. А.Расих. Өлкә комитеты секретаре баш иде, елмайды, күкрәгенә кулын куеп сәламләде ---. Ф.Садриев Иеп кую Иелгән хәлгә китерү; бер тапкыр ию Иеп тору 1) Һәрберен берәм-берәм ию 2) Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында игән булу; игән хәлдә тоту. Йорт баскычы алдында яңа гына кайтып туктаган, койрыгын төйнәп бәйләгән, корсак астына кадәр пычранып --- беткән бер туры ат башын иеп тора. Ә.Еники Ия башлау Ияргә тотыну Ия төшү Тагын да бераз ию. Башымны ия төшеп, сыер савучыларга рәхмәтемне белдердем. Н.Әхмәдиев. Ректор, башын чак кына ия төшеп, профессор Ильясовага юл бирде. М.Маликова. Карыштай башаклар, авыраюдан, башларын җил искән уңайга ия төшкәннәр. З.Фәйзи |