ИШҮ III ф. 1) Көймәне, корабны хәрәкәткә китерү максатыннан ишкәк, тәгәрмәч калаклары белән суны этәрү. Океан – дөнья йөзендәге иң зур төрмә ул, ялгызак төрмәсе, мин ирекле баштан шуның тоткыны идем һәм тәүлегенә унбишәр сәгать ишәргә мәҗбүр ителдем. А.Гыйләҗев. [Мәрдән абзый] Көймәсен этеп җибәрде дә, сикереп кереп, тиз генә ишкәкләрен киертте һәм шаулап килгән ак башлы дулкыннарга каршы каерып-каерып ишә башлады. Г.Гобәй. Каһир белән Ильяс бер көймәдә йөзәләр. Әнә Каһир Ильяска каршы утырган да җәһәт кенә ишә. К.Латыйп // Аяк, кул, тәпи яки берәр яссы нәрсә белән суда гәүдәне хәрәкәткә китерү. [Кариле егете белән] Бәхилләштем дә --- суга кереп киттем. Төенчекне уң кулыма алдым, сулы белән ишәм. М.Мәһдиев. Үрдәк бәпкәләре, тәпиләре белән ишеп, ярдан ерагайдылар 2) күч. Тормыш агымы кешене үзе теләмәгән якка алып китү. Шулай, ләкин кирегә ишсә язмыш, Үлеп китсә хатын, күп тормый яңлыш. Г.Тукай Ишә башлау Ишәргә тотыну. Көймәчеләр, алты-җиде кеше алып, теге якка ишә башладылар. Р.Хәбибуллина. Вәли эре генә: – Күрерсез әле! – диде дә, артык сөйләшеп тормыйча, елга уртасына таба ишә башлады. Н.Фәттах. Прокофьев, ишкәк очы белән этеп, көймәне кузгатты, ишә башлады. Г.Әпсәләмов Ишә бирү Бернигә карамыйча ишү; ишүен дәвам итү. Ильяс кошлар сизмәсен өчен куе камышлыклар арасына яшеренергә дигән фикергә килде һәм иптәшенә ишарә ясады. Каһир ишә бирде. К.Латыйп Ишеп алу Бераз, аз гына ишү Ишеп карау Ишәргә тырышу. – Сәгыйть абый, – диде миңа сыеныбрак Рузалия, – туктатыгыз әле, мин азрак ишеп карыйм. – Буйсындым. Рузалия, кулларын төкрекләп, ишкәккә тотынды ---. А.Гыйләҗев Ишеп җибәрү Кинәт ишә башлау. Курыкма син бернидән, Ишеп җибәр кул белән, Аягың күтәр җирдән, Кыю йөзәргә өйрән! Ш.Маннур |