ИШҮ II ф. Бауны, җепне яки җеп сыман нәрсәне нык булсын өчен берничә катлы итеп үрү. Әсирлеккә дә эләктем, аркан да ишәм. Станокта аркан ишү миңа таныш иде үзе. М.Әмирханов. Йөгереп уйнарга ярамаганлыктан, Рәйхана бәләкәйдән үк өй тирәсендә чуалды: шәл бәйләде, чабата үрде, юкәдән баулар иште. З.Зәйнуллин. Шәвәлиевнең куллары калтырый, бармакларын ул кая куярга белми, бер-берсе белән аралаштыра, бау ишкәндәй ишә, кыса, боргалый иде. Ф.Садриев

Ишә башлау Ишәргә керешү. Ул арада Сәгыйдулла уклау юанлыгы торбаны бау кебек ишә башлады. Ф.Баттал

Ишеп бетерү Ахырга кадәр ишү. – Арканыңны кайчан ишеп бетерәсең инде? – дим, эчем поша башлагач. М.Кәрим. Шушы тойгылар әледән-әле йокыдан уяталар, ул әйләнә-тулгана җәймәсен, одеялын бау кебек ишеп бетерә, бер рәхәтләнеп еласам, җиңеләеп калыр идем, ди, әмма елый алмый. Ф.Садриев

Ишеп кую Алдан ишү

Ишеп тору 1) Даими рәвештә ишү

2) Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында ишү. Кара Йомагылның кысык күзләре кинәт зураеп китте дә ниндидер тылсымлы нур чәчә башлады. Нур тәүдә аның итләч йөзенә таралды, аннан соң ул ишеп торган аркан буйлап йөгерде. М.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә