ИШҮ I ф. 1. 1) Өелеп, оешып торган яки төзеп-корып куелган нәрсәләрне таркатып җимерү, аудару. Бала-чагалар тезелешеп йоклаган урын-җир өстенә сандык өстенә өеп куелган юрган, мендәр, ястык, киез ише нәрсәләр дә ишеп төшерелгән. М.Хәсәнов. Баш күтәрүчеләрне тәмам буйсындыру нияте белән, Александр бөяне ишеп, суны агызырга куша. А.Муранов

2) күч. мыск. Билгеле бер эшкә тотынып та аны башкарып чыкмау, эшне бозу. Абрар сүзен очлап үз урынына үткәндә, иптәшләре чәнчештергәләп калдылар аны артыннан: – Ну-у, бирдең дә соң!.. Иштең... М.Хәсәнов. «--- анда халык җыелган. Мин күз генә салдым да шунда ук синең янга чаптым...» – «Ишкәнсең, – дим мин, канәгатьсезлегемне белдереп. ---». Ф.Галиев // Бернәрсә дә эшли алмау, бернинди эш тә чыгара алмау. Теге елларны авылда калсак, ишәр идең инде. Р.Төхфәтуллин

3) күч. гади с. Кыйнау. Ничек булса да бер төрмәдән чыксак, --- Семёнов --- Анненковларның кабыргаларын ишәрбез! И.Туктаров. Клуб артында --- китте сугыш, китте сугыш... Хәтерлисеңдер инде: иштек сезнең буынны ул көнне! М.Галиев. – Маташтырма! Кайнаштырма, ләгыйнь! – дигән дә робот әти кешене чыбык белән туйганчы ишкән. Мәдәни җомга

4) күч. гади с. Көчле, коеп яву. Самолёт төшәм дигәндә генә, төрекмән бүреге хәтле генә болыт килде дә Эзи өстенә эленмәсме! Коеп яварга тотынмасынмы! Ишә генә! А.Гыйләҗев. Март башларында карны иштеләр генә күк кәнсәләрендәгеләр. Ф.Шәфигуллин

5) күч. гади с. Күп итеп алу. Әнә минем малай Чаллыда ишә генә акчаны. М.Галиев

6) күч. гади с. Нәрсәнедер чамасыз күп итеп башкару. Канәгать, көне буе ашамый ураза тотуның үчен алып, карыны бүлтәеп чыкканчы иште ул кара ипи белән солы кесәлен. Мөмкин булганда нигә ишмәскә? А.Хәлим. – Сөбханалла, елмаясың, кызым, – диде Мәйсәрә. – Мәрхүмә әбием әйтмешли, иштең йокы кибәнен. Н.Гыйматдинова

7) күч. Өстән күп булып таралып төшү. Аны-моны уйламастан, чәчемне күкрәгемә ишеп төшердем дә түбәнгә тәгәрәдем. Р.-Н.Гүнтәкин

8) күч. Уйлау, фикер йөртү. Билләһи, дурак түгел син, әй, Дмитрий. Без икебез дә бер юнәлештәрәк ишәбез төсле. З.Фәтхетдинов

10) Тоташ томалау, каплап алу. Бу да дөньяларның хәсрәтеннән Ике күзем генәмне кан ишкән. Җыр

2. ишеп, ишеп-ишеп рәв. мәгъ. Күп булып, мул итеп. --- кинәт гарасат купкандай, күкрәп-яшенләп яңгыр килгән, ди, дә, бөтен дөньяны иңләп, ишеп-ишеп яварга да тотынган, ди... Ә.Еники. Аннан ишеп-ишеп яңгыр коярга тотынды. Д.Гайнетдинова. Урамда ишеп-ишеп кар ява. Р.Вәлиев

Ишкәнсең икән к. ишкәнсең (иштең) ишәк чумарын (ишек бавын). – Ә мин бөтен гомеремне харап иттем, авырга уздым... Фатыйха: – Ишкәнсең икән! – дип, шелтә һәм әр белән бәрелде. Х.Сафина. Ишкәнсең икән шул арыш шишарасын к. ишкәнсең (иштең) ишәк чумарын (ишек бавын). Ишкәнсең (иштең) ишәк чумарын (ишек бавын) сөйл. 1) Күп көч куеп, бик тырышып та эшен яки тапшырылган бурычын үти алмаучыга әйтелә. Киңәшмәдән чыккач та, Мөнир мине бер кырыйга чакырып алды: – Иштең ишәк чумарын, тәнкыйтьләдең! Бүлек данын саклый, имеш! З.Вәли. – Батыр булу кызлар эше түгел, егетләр эше. Һи, иштең ишәк чумарын, – дип, Тәүгиз, кызны ирештергән кебек, иреннәрен чалшайткалап куйды. Х.Камалов. Хатын кеше янә элеккеге кыяфәтенә кайтты да куйды: – Нәрсә? Базага, дидеңме? Ишкәнсең икән, алайса, ишәк чумарын. М.Хәсәнов; 2) Куелган максатның асылын аңламыйча эшләүче кешегә карата әйтелә. – Иштең ишәк чумарын, Әсгать энем. Юк инде, --- Нерон белән Цезарьны бутый башлагач, булмады бу, – диде Хөрмәтша агай. Ф.Шәфигуллин. – Иштең ишәк чумарын, – диде дустым, --- иреннәрен кыйшатып, – «Идегәй» дастаны белән таныш түгелме әллә син? М.Әмирханов. Иштең инде арыш салмасын (чумарын) к. ишкәнсең (иштең) ишәк чумарын (ишек бавын). [Гыймади:] Тарт, тарт, карчык (аягыннан читек тарттыра. Читек кинәт чыгып, Гыймади егылып төшә). Иштең инде арыш чумарын! К.Әмири. Иштең арыш чумарын! Малай өчен өйгә учитель йөртергәме? Г.Әпсәләмов. Иштең йокы кибәнен Озак йоклау. – Сөбханалла, елмаясың, кызым, – диде Мәйсәрә. – Мәрхүмә әбием әйтмешли, иштең йокы кибәнен. Н.Гыйматдинова

Ишә башлау Ишәргә тотыну. --- әрҗәне саклык белән генә «кабергә» төшерде дә, өстенә такталар тезеп, көрәк белән балчыкны ишә башлады. С.Поварисов

Ишеп ату к. ишеп ташлау. Ольга торып басты, диңгез җиле аның алтынсу-аксыл чәчләрен печән кибәнедәй ишеп атты ---. Р.Сибат

Ишеп бетерү Тулысынча ишү; барысын да ишү. --- мал-туарга хуҗа табылмады, көтү чыкса чыга, чыкмаса, сыер-сарыклар уҗымны таптыйлар, печән кибәннәрен ишеп бетерәлер. А.Гыйләҗев. Стенаның өске өлешен дә ишеп бетерә иде – көчкә туктаттылар. М.Галиев

Ишеп җибәрү Кинәт ишү. Чүмәләне ишеп җибәрү

Ишеп кую Алдан ишү; ишелгән хәлгә китереп калдыру. Капларны ишеп кую

Ишеп ташлау Тиз-тиз ишү; кинәт ишү. Алтынчәч, тезләрен бөгә төшеп, кайнар комнан таучыклар ясый, аннары аларны ишеп ташлый. М.Маликова. Ремонтларга ярамый бу бинаны. Аны ишеп ташларга гына кирәк. Т.Миңнуллин

Ишеп тору Ниндидер вакыт дәвамында ишү; бертуктаусыз ишү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә