ИШТИҺА и. гар. иск. кит. 1) Теләк. Башка кызларга кияүләрнең килүе бер сәгадәт булып, дәрт вә иштиһа белән көтсәләр дә, Гөлбану бик күңелсез вә кәефсез көтә. Г.Ибраһимов. [Ул] Гомеренең нәфес вә иштиһа илә кайнарлык дәвере булганына карамыйча, үзе суфый вә тәкъва иде. Г.Ибраһимов

2) Ашау-эчү теләге; аппетит. Бүген хәзрәтнең иштиһасы азрак булырга кирәк: берничә тарелка кабартма бушагач һәм самавырның да суы бетеп, акмый башлаганны күргәч: «Җитәр инде» – [диде]. Ш.Мөхәммәдев. Әмма аракы вә гайре эчемлек --- тәгамгә иштиһаны бетерәдер. К.Насыйри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә