ИШТИРА’К ИТҮ ф. 1) Катнашу. Габдулла әфәнде Тукаевның җеназа мәрасимнәрендә «Вакыт» һәм «Шура» идарәләре исеменнән иштирак итүегезне үтенәбез. Мирас

2) Кушылу, уртаклашу. Рөстәм тагы тутырып кына берне эчә. Доктор да аңар иштирак итә. С.Җәлал. Мин моңа кыйсмән иштирак итәм. Г.Ибраһимов. Кадерле шагыйребезнең вакытсыз безне ташлавы кайгысын иштирак итәбез. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә