ИШЛЕ с. Сан ягыннан күп булган, күп сандагы. Ишле кызга кияү табып бетерү ансат эш түгел, хәтта бай кешегә дә... Ә.Еники. Казларым быел да ишле, ике ояга – егерме дүрт бәпкә. М.Хуҗин. Ул, --- Шәймулла авылындагы ятимә кыз Ләмигага өйләнеп, ишле, төпле гаиләгә нигез сала. Р.Фәизов ◊ Ишле кулдан Мул итеп. Безне өйгә чакырдылар. Хатыннар, ишле кулдан, табынны әзерләп өлгергәннәр иде. Ә.Еники |