ИШКӘКЧЕ и. 1) Ишкәк ишүче кеше. Кайбер көймәләрнең озынлыгы 12 –14 метрга җитә, аларда җилкән һәм уникешәр ишкәкче булган. Р.Мостафин. Менә икенче тәүлек инде колаклар, борынгы Греция ишкәкчеләренеке кебек үк, бер ритмга тимер рельсларга бәрелгән көпчәкләр тавышына күнегеп киләләр ---. Х.Ширмәт. Пароход китәр алдыннан, карт кына бер ишкәкче розалар бәйләме китереп биргән иде. Р.-Н.Гүнтәкин 2) Көймәче. --- Камышлы су аркылы көймә белән симәнә чыгарып торырга кирәк. Шулай итеп, Галимулла абзый, ремонт эшләрен ташлап, ишкәкчегә әйләнде. З.Фәйзи |