ИШКӘК и. 1) Суны ишеп, көймәне хәрәкәтләндерү өчен кулланыла торган, бер башы яссы итеп эшләнгән зур калак. Баскан саен тибрәлеп торган бүрәнәләр арасыннан су ургылып чыга, ишкәкләр ишетелер-ишетелмәс кенә чапылдыйлар ---. И.Гази. Кыю сәяхәтче 134 көн эчендә давыллы-шаулы Тын океанны сыңар ишкәк белән кичә. А.Гыйләҗев. Ишкәкләр судан күтәрелгәндә, шлюпка очарга талпынган кошка охшап китә иде. М.Юныс

2) зоол. Морж, тюлень, су арысланы кебек диңгез хайваннарының йөзгече. Сукыр тычканның тәпие җир казырга җайланган, китныкы суда йөзгәндә ишкәк ролен үти ---. Дарвинизм нигезләре. Тюленьнәрнең очлыклары ишкәкләргә әйләнү

3) бот. Кузаклылар (күбәләк чәчәклеләр) семьялыгыннан булган үсемлекләрнең ике ян аерчалары (таҗ яфракчыклары). Борчак чәчәгенең югарыгы таҗ яфракчыгы – «җилкән», бергә тоташып үскән түбәнге ике яфракчык – «көймәчек», ә ян яктагы ике яфракчык «ишкәкләр» дип атала. Ботаника. Комлык эспарцетының --- чәчәк төзелеше кузаклылар өчен берникадәр гадәти түгел, җилкән һәм көймәчек яхшы үсеш алган, ә ишкәкләре (канатлары) кыска ---. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә