ИШЕТҮ ф. 1) Төрле авазларны, тавышларны колак белән сизү, кабул итү. Солтания --- соңгы елда колакка катыланган, вакыт-вакыт гел дә начар ишетә иде ул. М.Галиев. [Мин] --- Зөһрәнең сулкылдавы аша --- мич артында чикерткә сайравын ишеттем. М.Маликова. Баян баһадир аңа хан фәрманын тапшырды, кәтиб Хафиз аны укып чыкты, барысы да ишеттеләр ---. М.Хәбибуллин 2) Берәр хәбәрне икенче бер кеше аша белү, нидер хакында хәбәр алу. Бүген мин сезнең турыда бик күп мактау сүзләре ишеттем. А.Шамов. --- мин хатын-кызны, аз гына гаебе булса да, үлемгә хөкем иттем. Ханбикәгә бу ошамаган, киленнәре дә дәгъва белән килгәннәр, дип ишеттем. М.Хәбибуллин. – Син элек бу мәктәптә укыткан Сулимовның берәр кешесе түгелме? – Улы. Таныш идегезме әллә? – Юк, ишетеп кенә беләм. М.Мәһдиев // ишет(егез) боер. ф. форм. күч. к. ишетсен колагың 3) күч. Тыңлау, игътибарга алу, әһәмият бирү. Менә ишет әле, Зәки абыең нәрсәләр ди. Ф. Әмирхан ◊ Ишетмәсәң ишет 1) Кешегә ишетү авыр булса да, аңа тиешле сүзне, хәбәрне кисәтеп әйтү; 2) Кеше үзе теләмәгән сүзне, хәбәрне ишеткәндә, «ул нинди сүз тагын?» дигән мәгънәдә, сәерсенеп, үз-үзенә әйтү. Менә сиңа, ишетмәсәң ишет, ул – нинди сүз? Мин кайчан аларда булган булам? Н.Исәнбәт. Күр инде... Ну, Гаяр абый... андый түгел кебек иде бит ул. Менә сиңа, ишетмәсәң ишет... Г.Кашапов. – Үтергән икән тәки... – Ишетмәсәң ишет... М.Хәсәнов. Ишетсен колагың Нәрсәне дә булса эшләгәндә игътибарлы булырга, онытмаска кирәклекне искәртеп яки кемгә дә булса кисәтү ясаганда әйтелә. – Җиләк хакын өеңне сатып түләтәм мин синнән, ишетсен колагың! – дип кисәтте аны бакча хуҗасы. З.Вәли. – Кыстасалар да --- анда кунып ятмагыз, төш авышуга кайтырга чыгыгыз, – дип калды әнкәй. – Бәрәңге китмәнлисе бар, ишетсен колагыгыз. И.Сирматов. – Ниязулла улым, монда кара әле син. Ходай кушса, иң беренче булып минем бакчама керерсең, ишетсен колагың, – дип, чират алып куйды ялгыз карчык Маһисәрвәр түти. Р.Фәизов Ишетә башлау 1) Ишетү сәләте барлыкка килү, колак ачылу. --- егетнең утлы сулышы тигезләнде ---. Күзе ачылып, колагы аермачык ишетә башлады. А.Гыйләҗев. Әнвәрнең бер колагы тавыш ишетә башлады. Х.Камалов 2) Төрле хәбәрләр алу. Самат та H. шәһәреннән Казанга күчеп киткәч, Хәмәт турында пошаманга төшерердәй сүзләр ишетә башлады. М.Вәлиев Ишетә бирү Бернигә карамыйча ишетү; ишетүен тагын да дәвам итү. Әнә кирпеч өеме янында Григорий белән бәхәсләшеп торган Соня да бит: – Ишетмәгәе тагын, ишетә бирсен! – дип, бәгырьне телгәләп алды. З.Вәли Ишетеп алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә ишетү. Ул, башын иеп, вакытсыз килүе өчен ачынып торган чакта, каршыдан тәрәзә чиерткән тавыш ишетеп алды. Ә.Еники. Җир астындагы әтәч --- канатын кагынып кычкыра. Моны җир өстендәге әтәчләр ишетеп алалар. М.Мәһдиев. --- бер мәлне Кәшифә әби аста килене һәм улының, балалары белән бергәләп, урысча гына сөйләшкәнен ишетеп алды. З.Фәйзи Ишетеп бетерү Күп ишетү. Әллә нинди ямьсез сүзләр ишетеп бетердем... Юлдаш Ишетеп җиткерү Нинди дә булса сүзне, фикерне яки берәр хәбәрне ахыргача тыңлау, аңларлык дәрәҗәдә ишетү (күбрәк юклык формасында кулланыла). Әммә Моназыйрның соңгы сүзләрен Сәрвия белән Рәйсә ишетеп тә җиткермәделәр. М.Хуҗин. Сөйләшкәндә, шулай ук игътибар белән тыңламый һәм әледән-әле: – Гафу итегез, ишетеп җиткермәдем, – дип, кайтарып сорый. Җ.Тәрҗеманов Ишетеп калу Ишетергә өлгерү; очраклы рәвештә ишетү. Курамшин аларның караңгыда аяк тавышларын гына ишетеп калды. Ш.Бикчурин. Тик кичен, Җәгъфәрләрнең сәкесендә йокыга изрәп барганда, Ахияр ишетеп калды: Минһаҗның әнисе чыбылдык артында картына сөйли иде ---. М.Мәһдиев. – Тагын кайсы хулиганы тия минем улыма? Үтерәм бит хәзер! – дигән ачы тавышны мин ерактан гына ишетеп калдым... Р.Төхфәтуллин Ишетеп килү Озак вакытлар дәвамында, даими ишетү. Менә алтмыш ел буена Җир шарында ерткычлыкның мисалларын мин --- ишетеп киләм. Ә.Еники Ишетеп тору 1) Берәр сүз яки хәбәрне әледән-әле, еш ишетү. Жихарев үзе дә яланда үсеп килгән ризасызлык шавын ишетеп торды ---. В.Имамов. Өй хәлләрен барыбер ишетеп торды. Ә.Моталлапов 2) Нәрсәдер хакында хәбәрдар булу, барысын да белеп тору. Әсхәт, фронтка чыгып киткәнче, вакытын Сара янында үткәрде, --- Зөләйхәттәй боларның барысын да белеп, ишетеп торды. Л.Ихсанова. Һаҗәр яшь пәрдәсе каплаган яшькелт күзләрен тутырып Гарифка карады: – Мин инде барын да аңлыйсыңдыр дип уйлаган идем. Күреп, белеп, ишетеп тордың бит, Гариф. К.Тимбикова 3) Билгеле бер вакыт арасында ишетү; сөйләү моментында ишетү. Күзләре экранда булса да, күңеле белән Рухиясенең керфек какканына тикле тоеп утыра Равил. Хәтта йөрәк тибешенә кадәр ишетеп тора. В.Нуруллин. Ахияр элекке көнне генә капка-койма аркылы ишетеп торды. М.Мәһдиев Ишетеп яту к. ишетеп тору |