ИШЕТТЕРҮ ф. 1) йөк. юн. к. ишетү. Гөрләүнең яңгырашы сүзләребезне бер-беребезгә бөтенләй шыпырт сөйләнгән шикелле итеп ишеттерәләр иде. Ф.Әмирхан

2) күч. Нинди дә булса сүзне яки хәбәрне кеше аркылы җиткерү. «Начальник халыкны тарата башлады…» – дип, Вариска да ишеттерделәр. М.Хәсәнов. Галиябануны Хәлилгә биргәннәр, дип хәбәр чыкканга бер генә тәүлек булса да, миңа төбәп байтак сүз ишеттерделәр. М.Фәйзи. Йомагыл, ачуланып, кыз җиңгәләре аркылы кызга ишеттерергә кушып, каты-каты сүзләр әйтеп карады ---. М.Әмир

Ишеттерә башлау Ишеттерергә тотыну. Татар соңгы ничә гасырдан соң үзен «Дөньяда без дә бар!» дип күтәрелеп чыкты, үз тавышын ишеттерә башлады. Р.Фәйзуллин

Ишеттереп алу Бер тапкыр ишеттерү. – Хәдичә белән Рабигадан гел хөрмәт күреп торам ---, рәхмәт яугырлары, – дип, тагын бер кат күршеләре үзен ташламаганны, игелек күрсәтеп торганны Илдарга ишеттереп алды карчык. З.Фәйзи

Ишеттереп тору 1) Һәрвакыт, гел нинди дә булса сүз яки хәбәр ишеттерү. Россиядә милләтчеләр хәрәкәте үзләре турында гел ишеттереп тора ---. Шәһри Казан

2) Әледән-әле, еш берәр сүз яки хәбәр ишеттерү. --- керәшеннәр әле яши, үзләренең барлыкларын әледән-әле белгертеп, ишеттереп торалар. Туганкайлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә