ИШЕТЕЛҮ ф. 1) Тавыш дулкыннары килеп җитеп, колакка тәэсир итү. Бер тарафтан кемнеңдер рояльдә уйнаганы ишетелә ---. Ф.Әмирхан. Рәмзия тавышында исә, ягымлылык, күңел күрергә тырышудан битәр, үтә җитдилек ишетелде. Б.Камалов. Кайдадыр такта яралар, ахрысы, түгәрәк пычкы зырылдавы ишетелә. Г.Әпсәләмов 2) Берәр эш-хәл яки хәбәр кешеләр аша башка урында мәгълүм булу. Икенче көнне цехлар буйлап йөргәндә, һәр почмактан: – Генералны тагын үз урынында калдырганнар, --- – кебек сүзләр ишетелде. Ф.Баттал Ишетелә башлау Ишетелерлек тавышлар барлыкка килү. Төньякта акрын, ләкин бик тирән гөрләү белән күк күкрәгән тавыш ишетелә башлады. Ш.Камал. Керфек какмыйча ята торгач, тәрәзәләргә таң алсулыгы йөгерә, трамвай, машина тавышлары ишетелә башлады. З.Фәйзуллин. Каршы ярдан шау-шу, атлар кешнәгән, кешеләр кычкырышкан тавышлар ишетелә башлады. Т.Нәбиуллин Ишетелә тору Даими, һәрвакыт ишетелү; әледән-әле ишетелү. Әтинең --- иртән: – Уф Алла! Билем, аркам, – дип сыкранганы ишетелә торган булды. Г.Ибраһимов Ишетелеп алу 1) Кыска вакыт аралыгында ишетелү, ишетелгән булу. Әнә көнбатыш ягыннан ялкау гына җил исеп куйды, еракта, әллә кайда, гөрелдәү ишетелеп алды ---. М.Мәһдиев. --- елына ике тапкыр Гаффә карчык йортында да чит тавышлар ишетелеп ала. С.Шәмси 2) Нәрсә турында булса да ниндидер сүз йөрү, хәбәр булу. Шахтага китәләр икән, дигән сүз ишетелеп алды Ишетелеп калу Башка тавышлар арасыннан аерымланып ишетелергә өлгерү. – Чү, ү! Кирәкми, сабыр итегез! – дигән тавышлар арасыннан бик нечкә һәм әрнеп елаган тавыш ишетелеп калды. М.Гафури. Өйдә магнитофонның ирләр тавышы белән чинап җырлаганы гына ишетелеп калды. М.Маликова. Тик аргы урамнан кычкырта-кычкырта машиналар үтеп китүе генә ишетелеп кала. Р.Төхфәтуллин Ишетелеп китү Кинәт ишетелү, анда-санда, өзек-өзек ишетелү. Минем колагыма паркта уйналган музыка кисәкләре ишетелеп китә. Ф.Әмирхан. Якында гына ат аяклары тавышы ишетелеп китте. И.Гази. Ара-тирә шау-шу арасыннан өзек-өзек тавышлар ишетелеп китә. А.Шамов Ишетелеп кую Кинәт, сирәк кенә ишетелү; әллә нигә бер ишетелү. Күл ягыннан --- үрдәкләрнең чупылдашканы, чумып уйнаганы ишетелеп куйды. Р.Мөхәммәдиев. Хор белән кычкырган әтәчләр концерты төнгә җан кертә --- бу тавышларның һәммәсен җиңеп, ара-тирә Имәли шакылдавыгы ишетелеп куя иде. М.Әмир. Җитмәсә, кешенең тавышы да кәҗәнеке кебек бик нечкә, хәлсез генә ишетелеп куйды. Ф.Садриев Ишетелеп тору 1) Туктаусыз, берөзлексез ишетелү. Шунда ук бертуктаусыз ниндидер шау-шулы митингларда катнашучыларның «Һайль Һитлер!» дип акырышулары ишетелеп тора. М.Әмирханов. Бермәлгә тирән тынлык урнашты: акчалар чыңлаганы гына ишетелеп торды. И.Тургенев 2) Даими рәвештә, әледән-әле кабатланып ишетелү. Әллә нигә бер, туптан аткан тавышлар ишетелеп тора. И.Гази. Ялгызы яшәсә дә, өе тын һәм үле түгел аның. Анда сөйләшкән, фикер алышкан авазлар ишетелеп тора. Р.Фәизов 3) Озак вакыт дәвамында ишетелү. Туп тавышлары шактый вакыт өзлексез ишетелеп торды. С.Җәлал. Тик сәкедә Һаҗәрнең акрын гына өзелеп-өзелеп сыкрануы ишетелеп торды. К.Нәҗми. Хәер, «шап» иткән тавыш үзе хәйран озак ишетелеп торды ---. М.Хуҗин |