ИШЕТЕЛЕР-ИШЕТЕЛМӘС рәв. 1. Чак-чак ишетелерлек итеп. Бу юлы Миңниса җиңги бер сүз дә дәшми почмакка барып утырды һәм, ачу белән кабасыннан сүсне йолка-йолка, сүзе ишетелер-ишетелмәс мыгырданды. Ә.Фәйзи. – Озатырмын, – диде Фәрис ишетелер-ишетелмәс итеп. А.Вергазов. Шуннан соң Фёдор Иванович миңа тыенкы гына баш иеп, ишетелер-ишетелмәс кенә сәлам бирүдән узмый торган булды. М.Маликова 2. с. мәгъ. Акрын гына, чак ишетелерлек итеп әйтелгән. Ишетелер-ишетелмәс тавыш белән җавап кайтару |