ИШЕЛҮ II ф. төш. юн. 1) к. ишү II. --- аның күзе почмакта яңа гына суелган сап-сары юкә тасмаларына һәм аның өстендә кашагага кыстырылган берничә яңа гына ишелгән чыбыркыга төште. Ә.Фәйзи

2) күч. Сарылу, елышу; назланып сыену. Егет кызга кушылды, ефәк булып ишелде. М.Фәйзи // Бәйләнү, бер-берсенә чорналу. Чүмәлә дәү җанвардай селкенергә тотынды, ахыр килеп, очып китәргә теләгәндәй, төтенгә ияреп, бер-берсенә ишелә-ишелә, еланнар күккә күтәрелә башлады. М.Хәбибуллин

Ишелеп бетү Тәмам, бик нык бөтерелеп ишелү. Ул утырып та укыды, чалкан ятып та, капланып та, одеал-мендәрләре чүбеккә әйләнеп, җыерылып, бау кебек ишелеп бетте. Х.Ширмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә