ИШЕЛҮ I ф. 1. 1) Оешкан, өелгән яки корылган нәрсә таркалып җимерелү, авып таралып китү. Трактор өстенә балчык өйнең черек салам түбәсе ишелде. М.Әмир. Әнә мәктәп ишелгән һәм бүселгән. Н.Исәнбәт. Иргали туган нигезен кабат күздән кичерде. Каралтыларның эзе дә калмаган. Базы ишелгән. М.Хәсәнов 2) күч. Өстән аска таба асылынып, салынып тору. Сәгыйрнең ишелеп төшкән кашлары кинәт өскә чөелде, йөзе яктырып китте. М.Галиев. Әнинең иңенә ишелеп төшкән яулыгы, кара чәчләре шул шомны тагын да арттыралар. Рифә Рахман // Өстән күп булып агып төшү. Күк капусын ачканнармыни – һавадан су ишелә. Р.Батулла // Каян булса да күпләп чыгу, таралып китү. Сүз төгәлләнмәде, кызның туганнары ишегалдына ишелгән, сеңелләрен эзли иде, егет бакча артыннан гына тыкрыкка шылды. Н.Гыйматдинова 3) күч. Алга таба авышу, бөкрәю. Элек аны атасы, бик ачуы килгәндә: «Тасламаган агач, килбәтсез өрәк», – дип тирги иде. Алга табан ишелеп йөргән гәүдәсе ---, чынлап та, шундый кушаматларга урын калдыра иде. Г.Толымбай 4) күч. Кемгә дә булса бер-бер артлы шатлык яки борчу-мәшәкать, тынгысызлык килү. Ә взвод командиры җилкәсенә яңа хәсрәт ишелде: Украинаны азат итү сугышларында олы абыйсы Сергейның һәлак булуы турында әнисеннән хат килде. Ш.Рәкыйпов. Бу нахак сүзләр яшь укытучыга күтәрә алмаслык бәла булып ишелә. Мәгърифәт 5) күч. Мул булып килү, керү. Улым, уеңнан кире чиген. Балаларым хәерчелектән арынмас, дип борчылма, аларга байлык көтмәгәндә ишелер. Н.Гыйматдинова 6) күч. Килешсез кабару, бүлтәеп салынып тору. Айгөлдә тагын икенче кайгы: ишелгән корсак белән кайтып, авылда ничек йөрерсең? Ә.Моталлапов 7) Кайда булса да аунап яту, тәгәрәү. Көне урын өстендә ишелеп үтте 2. ишелеп, ишелеп-ишелеп рәв. мәгъ. күч. 1) Бик яхшы, бик күп, мул, куе булып. Их, җире җир генә түгел бит аның монда, алтын бит ул, бодай нинди ишелеп уңа бит. М.Әмир. Ишелеп үскән иген арасыннан чаба-чаба, Такталачыкның йөк машинасы Аккүз авылына килеп керде. М.Мәһдиев. Бу әле сугышка кадәр үк, икмәкләр ишелеп уңган бай елларны кайнатып куйган көмешкә иде. В.Распутин 2) күч. Бик күп булып, берсе өстенә икенчесе өелеп, өсте-өстенә өстәлеп. Ишелеп-ишелеп дөбердәүләр офыкка буйдан-буйга таралып китте. Э.Касыймов. Ул арада шалтыр-шолдыр ишекләр ачылды, --- унлап надзиратель һәм бозау хәтле өч эт ишелеп керде. И.Салахов. «Ехал цыган» дип, теге сихерле тавыш башлануга, бөтен халык «плацкарта» бүлмәсенә ишелеп өелә ---. М.Мәһдиев 3) күч. Бер-бер артлы, берсе артыннан икенчесе. Ишелеп-ишелеп килгән кыенлыкларны мең газап белән эчемә йотам. Н.Хәсәнов. Һич уйламаганда, көтмәгәндә, Нурислам абзыйга ишелеп байлык килде. Р.Фәизов 4) күч. Бик тиз, тиз арада. --- Аббасов --- авыр башын мендәргә батырды. Арыган күз кабаклары йомылуга, йокы ишелеп кенә төште. М.Галиев Ишелә бару Торган саен күбрәк ишелү. Язгы ташкыннардан ишелә барган яр җанымны тынгысызлап, йөрәкне тырмап тора. Н.Хәсәнов Ишелә башлау Ишелергә тотыну. Лапас түбәләре ишелә башлаган, болдыр такталары купкан. А.Гыйләҗев. --- әллә нинди куркыныч тавыш белән гүләп, күктән су дәрьясы ишелә башлады. Ф.Бәйрәмова Ишелеп бару Акрынлап-акрынлап арта барып ишелү. Картлар исә хәрабә яныннан узганда, тирән уйга чумган бакча белән ишелеп бара торган өйгә бер карап алалар ---. С.Җәлал Ишелеп бетү Тулысы белән, тулысынча ишелү Ишелеп китү Барысы да бердән кинәт ишелү. Кинәт ул утырган себеркеләр ишелеп китте һәм кыз --- Фидаилнең кочагына авып төште. Р.Мөхәммәдиев Ишелеп тору Туктаусыз, берөзлексез ишелү. Текә ярлар, вакыт үткән саен әкренләп ашалып, ишелеп тора. Мәдәни җомга Ишелеп төшү 1) Өстән аска таба кинәт ишелү. Өйалдында нидер дөбердәп ишелеп төште. А.Алиш. Очлы күз Динис --- түбәсе ишелеп төшкән, күптән инде ташландык хәлгә килгән, --- таш келәт шәйләп ала. М.Хәсәнов 2) күч. Көтмәгәндә, уйламаганда бәхет, шатлык, кайгы һ.б. шундыйлар килү. Ярулла абзыйның кызы чытырдап миңа ябышты. Һай күктән кинәт ишелеп төшкән бәхет! З.Хөснияр. Искәрмәстән иңенә ишелеп төшкән бу бәхеттән Гөлнисаның аңына зыян-зәрәт килмәсә генә ярар иде. М.Хәсәнов. --- аларның башына, көтмәгәндә-уйламаганда, шуның кадәр исәп-хәсрәт, борчу-мәшәкать ишелеп төште ---. В.Распутин 3) күч. Авып китү, егылу. Шул мәлдә җәлладның аркасына ук кадалды, җәллад капчык кебек бер якка ава башлады. Ниндидер мизгелдә генә югалып калган Сәлим хан ишелеп төшкән җалладның кулыннан кылычын тартып алды. М.Хәбибуллин. Гайсә кызуны өсти торды: – Гүли исертә торган әче бал кирәкме? Чемердәп тора, ишелеп кенә төшәсең, апай. Ф.Садриев. --- ишеккә терәлеп торган Нәҗип Нургалиев, мәлҗерәп, аның бүлмә идәненә ишелеп төште. А.Гыйләҗев Ишелеп чыгу Зур булып салынып, ишелеп торган хәлгә килү. Шулай да «Гафифәнең корсагы ишелеп чыккан» дигән сүзләр йөрде. Ә.Моталлапов. Хуҗаның ачык изүеннән ишелеп чыккан корсагына ышкынып, --- Гөлсинә сикергәләп алды. Р.Мөхәммәдиев |