ИШЕ’К БАВЫ и. 1) Ишекне тартып ачар өчен кагып куелган ике башы төенле кыска бау; ишек тоткасы. Кияү ишек бавын тартып җибәрде. Г.Ибраһимов 2) этн. Кыз куенына керергә килгән кияү тарафыннан кыз бүлмәсенең ишеген ачучы кешегә бирелә торган акча. Кыз янына керәсе кияүне ишек төбендә балалар туктатып акча сорыйлар. Балаларга акча бирмәсәләр, ишек ачылмыйдыр: --- «Ишек бавы – бер алтын, Безнең апай – мең алтын». Г.Тукай ◊ Ишек бавын басу этн. к. ишек бавын тоту. Ишек бавын тоту этн. Кыз куенына керергә килгән кияүдән акча алу максаты белән, балаларның кыз өе ишеге төбендә саклап басып торулары. Безнең якларда туй көнне кәләш янына керәсе кияүне --- ишек төбендә җырлап туктаталар. Гадәт буенча, кияү ишек бавын тотучыларга акча өләшергә тиеш була. Казан утлары |