ИШЕК и. 1) Йорт һ.б. корылманың, эченә кереп-чыгып йөрү өчен, стенасына ясалган уем һәм аңа беркетелгән ачылмалы-ябылмалы каплавыч. Ишек катындагы чөйдә иске тун белән мескен бүрек эленеп тора. М.Хәсәнов. Газзә ишек борысына капланып үкси башлады. М.Маликова. Абзар түбәсеннән төшкәндә искәреп алам: өйалды ишеге төбенә хәтле ачып куелган. М.Галиев

2) күч. шигъ. Бәхеткә, рәхәт тормышка, белемгә һ.б.ш.ларга илтә торган яки эчке серләрне белергә мөмкинлек бирә торган юл, ачкыч. Матур җәннәт ишекләрен үз кулың белән япма! Г.Коләхмәтов. Бәхет ишекләре ачыла, диеп Көткән чакта, тагы ябыла. М.Гафури. Өметнең ишеге бәләкәй шул, чынбарлык аннан сыеп эчкә үтә алмый... М.Галиев

3) күч. Кешенең эчке, рухи дөньясы. Әйе, өлкәннәр халкын аңлап бетмәссең: аларның күңел ишекләре, Канәгатьләр ишеге кебек, чыбык белән генә бикләнми. А.Хәлим

Ишек артында гына Бик якында, борын төбендә генә. Ишек ачу Кемгә дә булса керү, якыннан катнашып, аралашып йөрү, очрашкалап-күрешкәләп тору турында. Гайшә инде безнең кебек ялгыз-ябаганың ишеген ачарга теләмәс. Ф.Бурнаш. Ишек ачык 1) Һәрвакыт зур теләк, якты йөз белән кабул итүне аңлатканда кулланыла. – Син чакырсаң, синдә дә бер төн кунып чыга алам. – Синең өчен ишегем һәрвакыт ачык. И.Гази; 2) Теләсә кая барырга, керергә, теләсә нәрсә эшләргә мөмкинлек, җай, ирек булуны аңлата. Һәммә җирдә безгә ишек ачык, «Доклад белән» керү үтенелми. М.Җәлил; 3) Китәсе килгән кешене көчләп тотмауны белдерә. Һөрениса – улының, Кифаятхан кызының беркатлылыгына эчләре пошып һәм Сәидәнең керүенә кәефләре китеп, нишләргә белмәделәр. Эчләреннән «Килгән юлың такыр, ишек ачык!» диебрәк сыкрансалар да, тышларына чыгармадылар. А.Каһһар. Ишек кагу (шаку) 1) Берәр кеше янына яисә оешмага йомыш, үтенеч, гозер белән килү. Тоткын булып үз илеңдә Ишек кактың бүгенгә син. Р.Рахман. Гали баба бу юлы да иң элек Мәхүбә карчыкның ишеген какты. Ф.Хөсни; 2) Нәрсә дә булса белергә теләп мөрәҗәгать итү. Әдәби образлар ничек туалар? Монысы инде язучының иҗат лабораториясенең ишеген кагу була. Г.Әпсәләмов; 3) Нәрсәнең дә булса якынлашуын, килеп җитүен сиздерү, белдерү. Көзге салкыннар ишек кага, безнең әле утын да әзерләнмәгән. Н.Исәнбәт. Ишеккә бару (килү) Кемгә дә булса берәр төрле йомыш, үтенеч белән мөрәҗәгать итү; йомыш төшү. Башка кешегә сатар иде, кирәк вакытта аның ишегенә барып булмас дип курка Сәмигыл карт. М.Гали. Ишеккә ишек Кара-каршы яки янәшә. [Фәридә белән Гөлгенә] Күршеләр, ишекләре ишеккә орынып кына тора. Л.Ихсанова. Ишеккә карап елап, түргә карап көлеп Икейөзле кешегә карата әйтелә. Ишеккә күрсәтү Кемнең дә булса чыгып китүен таләп итү. Ишекнең кайсы якка ачылганын белү Кемнең дә булса өендә моңа кадәр дә булганлыкны аңлата. Ерак юлдан килгән кунакны --- миңа алып килергә кирәк иде. Аллага шөкер, ишекнең кай якка ачылганын беләсең. А.Шамов. Ишекнең кай якка ачылуын оныту Кем белән дә булса йөрешми, аралашмый башлау яки озак бармый, аралашмый тору. Хәдичә кунакка чыгып китәргә кушты: «Хәзергә, Мисбах дус, минем ишекнең кай якка ачылганын онытып тор». М.Хәсәнов. Ишек саен Күп, исәпсез. Үзен күзәтүчеләр ишек саен --- булган хәлдә дә ни гомер ипле генә басып тора, кабаланмый, кыбырсынмый. Р.Мөхәммәдиев. Ишектән куганда тәрәзәдән (тишектән) керү 1) Әрсез, басымчак кеше турында әйтелә; 2) Бәла-каза турында. Ишектән уздырмау к. ишек төбеннән бору. Мин ул гайбәт капчыгын ишектән уздырмыйм. Н.Исәнбәт. Ишек төбеннән бору Йомышны үтәми яисә кунак итми, өйгә кертми кайтарып җибәрү. [Карт] Өч тапкыр бара, ә алар аны алдалап ишек төбеннән борып җибәрәләр. Г.Әпсәләмов. Ишек тупсасын төшерү Кайда да булса еш булу. Мин шуннан соң, эш хакын алырга, бухгалтериянең ишек тупсасын төшерә башладым. Н.Исәнбәт. [Рәмзия] Аларның ишек тупсаларын төшереп бетерде, әмма бер эш тә чыгара алма[ды]. Г.Гобәй. Ишек юлыннан аяк өзелмәү Кереп-чыгып йөрүчеләр күп булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә