ИШЕГАЛДЫ и. Өй янында койма, каралты-кура стеналары белән әйләндереп алынган җир; терлекләр, хуҗалык әйберләре өчен буш, ачык урын. Күк «Волга»ны ишегалды уртасына, нәкъ юл өстенә китереп куйганнар. М.Маликова. Ишегалдының түрендә, зәңгәр күк читендә, кабара-кабара, кайный-кайный ак болытлар агыла. Хәмдиянең кибәргә элгән керләре ул. Г.Галиев. Ишегалдында гамьсез генә чүпләнгән тавыклар, пырхылдашып, як-якка сибелделәр. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә