ИШГА’ЛЬ КЫЛУ ф. иск. кит. к. ишгаль итү. --- XVI–XVII гасырда татарларны Идел буе вә яхшы җирләрдән куу аркасында, татарлар начар җирле, коры урыннарны ишгаль кылып утырганнар. Г.Гобәйдуллин. Бу соңгы килүендә исә ул бу уйлар, бу өметләр, бу гали хыял вә идеяләрнең һәммәсеннән аерылган; тормышның каты дулкыннары эчендә алар бар да югалып бетеп, урыннарын «мәнафигы шәхсия» фикере тәмам ишгаль кылган иде. Г.Ибраһимов |