ИШГА’ЛЬ ИТҮ ф. иск. кит. 1) Нинди дә булса эш яки күренеш күңелне биләп алу, мәшгуль итү. Ләкин болар берсе дә аны ишгаль итмиләр, күңелен юандырмый иделәр; аның бик эче поша иде. Ш.Камал

2) Урын алу, урын биләү. --- анасы, берүзе ике кешелек юлны ишгаль итеп, скамьялардагы кешеләрне дикъкатьләп карый вә нәрсәдер Разиягә сөйли иде. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә