ИШӘЮ ф. Сан ягыннан күбәю, арту; үсү, зураю. Авылда сүз тиз тарала. Таралган саен, яңа төсмер ала, ишәя. С.Зыялы. Су өстендәге дулкыннар ишәйде. З.Хөснияр. Сугыштан соң, тегенди-мондый җай табып, аттестат, таныклык алырга йөрүчеләр ишәйгән. М.Мәһдиев

Ишәеп китү Кинәт ишәю. Семья да бик ишәеп китте. М.Гали. Соңгы ун-унбиш елда бакчалар бигрәк ишәеп китте. С.Шәмси. Айлар, еллар үтте, --- яланнарны ягы-ягы белән сарут басты, хәтта, авылда күгәрченнәр кимеп, каргалар ишәеп киттеләр. Ә.Еники

Ишәеп тору к. ишәя тору

Ишәя бару Торган саен күбрәк ишәю. Эчтәге нәни ялкын теле, корыган каен тузына капкандай, зурая, ишәя баргандай булды. М.Маликова. Яңгыр тамчылары вак иде, ләкин алар минут саен ишәя барды. М.Шәфигуллин. Әмма күңелне берөзлексез, идән астында кыштырдаган тычкан сыман, нидер борчып, тынгысызлап тора. Торган саен арта, ишәя бара иде бу тынгысызлык. Р.Мөхәммәдиев

Ишәя башлау Ишәергә тотыну. Бармак белән генә санамалы чын шагыйрьләр янәшәсендә, шигырь чыгаручылар, үзләрен «шагыйрь» дип исәпләүчеләр бик нык ишәя башлады. Р.Миңнуллин. Төрле илләрдән килгән сәүдәгәрләр ишәя башлагач, хан аларга кәрвансарай салдырды. М.Хәбибуллин

Ишәя килү Әкренләп ишәя бару. Хезмәтендә шомара барган саен, [Нәзирнең] кереме дә елдан-ел ишәя килде ---. Т.Әйди

Ишәя тору Бер-бер артлы артып ишәю. --- оныклар бер-бер артлы ишәя торалар. Р.Әбүбакирова

Ишәя төшү Бераз ишәю, тагын да арту, күбәю. Баштарак читтән-чаттанрак кодрәтләнгән хатын-кызлар, ишәя төшкәч, берьюлы батыраеп --- киттеләр. Ф.Хөсни. ...Тора-бара «туган көннәр» ишәя төште. Р.Мөхәммәдиев. Гаиләсе ишәя төшкәч, ул [Зөһрә ханым] җәмәгать эшләрендә катнашу белән чикләнә башлаган. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә